-10 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 12:30
Кул чатыры
Көзге явымлы-төшемле көннәрдә зонт – алыштыргысыз аксессуар. Мөмкин кадәр озаграк сезне салкын яңгырлардан сакласын өчен аны дөрес итеп киптерергә, чистартырга һәм сакларга кирәк.
Көзге явымлы-төшемле көннәрдә зонт – алыштыргысыз аксессуар. Мөмкин кадәр озаграк сезне салкын яңгырлардан сакласын өчен аны дөрес итеп киптерергә, чистартырга һәм сакларга кирәк.
Зонт өстенә кунган тузанны йомшак чүпрәк белән сөртеп төшерергә.
Явым-төшем дә гел генә чиста булмый. Зонтикта су аккан эзләр, пычрак таплар булган очракта, аны сабынлы җылы һәм йомшак щетка я губка белән юарга да, яхшылап чайкатырга кирәк.
Беркайчан да юеш зонтикны төреп, чехолына салып куярга ярамый. Күгәрәчәк. Аны ачылган килеш тә киптерергә ярамый. Чөнки материалы сузыла, ә тимерләре бушая. Шуңа күрә зонтларны җыеп, әмма төрмичә бавыннан элеп куеп киптерергә кирәк.
Ялгыш кына зонтик өстенә майлы әйбер төшереп җибәрсәгез, тапны табак-савыт юа торган чара белән бетереп була.
Тутык эзләрен лимон суты тазарта.
Озак вакытка алып куйганда, аны яхшылап киптерергә, тимерләрен майларга кирәк. Караңгы урында чехол эчендә сакларга.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"