Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 18:52

Бер көлеп алыйк әле

–Хәлләр ничек?–Ничек дип әйтим... 13 кара песи җомга кичендә буш чиләк күтәреп юлымны бүлеп үткән кебегрәк...-Синеке яхшы икән әле! Минеке шул песиләрнең күтеннән тоз да сибелеп барган шикелле.

–Хәлләр ничек?

–Ничек дип әйтим... 13 кара песи җомга кичендә буш чиләк күтәреп юлымны бүлеп үткән кебегрәк...

-Синеке яхшы икән әле! Минеке шул песиләрнең күтеннән тоз да сибелеп барган шикелле.


**

Игъланнан: “Фатир эзлим. Ул хатынымның башына әниләренә кайтып китү уе килмәслек дәрәҗәдә зур булырга тиеш, әмма шул ук вакытта, аның әнисендә безгә килеп яшәү теләге тумаслык кечекенә булырга тиеш”.


**

Минем әнием туй кортежы күргән саен:

–Тагын бер юләркәй табак-савыт юарга китте...– дип куя.



**

Төнлә ашасыгыз килеп уянсагыз, торыгыз да кухняга барып, 2 стакан су эчегез. Аннан йөгереп килеп ятыгыз һәм ашказаныгыз алдануын аңлаганчы йоклап китегез.


**

Хатыны иренең “заначка”сын тапкан.

–Кайдан синдә шулкадәр акча?

Ире:

– Синең юбилееңа бүләккә дип җыйдым.

Хатыны:

–Ә нишләп шулай аз?


**

Бер “сөяк” телле ир хатын-кыз затына матур сүзләр әйтә белми ди. Очрашу вакытында ул озак кына уйлап торгач:

–Синең күзләрең ял көннәре кебек. Икәү, –дип куйган.



Читайте нас: