Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 18:31

Табиблар вакытны махсус сузганмы?

Төмәндә нейрохирургия федераль үзәге табиблары баш миендә шеше булган 18 яшьлек егетне ярым кома хәлендә хастаханәдән чыгарып җибәргән.

Төмәндә нейрохирургия федераль үзәге табиблары баш миендә шеше булган 18 яшьлек егетне ярым кома хәлендә хастаханәдән чыгарып җибәргән.

Егетнең әнисе Любовь Михайлова әйтүенчә, үсмергә бу диагнозны 3 июльдә куйганнар. Табиблар операциянең куркыныч булуын әйткән. Федераль үзәккә егет 8 августта барган, әмма аларны биопсиягә квота алырга җибәргәннәр. Документларны 9 августта кабул иткәннәр, әмма 28 сентябрьдә генә аларны рәсмиләштерү эше башланган. Егетне дәваханәгә 24 сентябрьдә салганнар.


Аларны башта Курган шәһәренә онкология, шуннан Санкт-Петербург шәһәренә радиология үзәгенә квота алырга җибәргәннәр. Любовь Михайлова әйтүенчә, табиблар вакытны махсус сузганнар. Хәзер егет көчкә йөри һәм күрми, ди әнисе. Ул РФ Президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать җибәргән.


Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә 100 мең кешегә 23 баш мие шеше туры килә.
Читайте нас: