Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 октябрь 2019, 19:12

Кайдан килеп кайда китәләр?

2014-2018 елларда Уфа шәһәрендәге миграция процессына анализ ясаганнар һәм шундый нәтиҗәгә килгәннәр: Уфадан нигездә 20-24 яшьлекләр китә. Дүрт ел эчендә 7,5 мең егет һәм кыз республикадан бәхет эзләп чит тарафларга чыгып киткән.

Шул ук вакытта Уфага 17 меңләп 15-19 яшьлекләрнең килүе күзәтелә. Болар – нигездә, авыллардан шәһәргә укырга керүчеләр. Килүчеләрнең күбесе кызлар һәм алар егетләрдән ике тапкырга күбрәк икән.

Укып беткәч яшьләр мондагы эш хакы белән канәгать булмыйча читтән эш эзли башлый. Икенчедән, яшьләр социаль-икътисади инфраструктурасы ныграк үсешкән зуррак шәһәрләргә китеп яшәүне хуп күрә.

25-29 яшьлекләр арасында кире Уфага кайту күренеше күзәтелә. Алар саны дүрт елда 5 мең кеше тәшкил иткән.

35-69 яшьлекләр арасында Уфага килүчеләргә караганда китүчеләр күбрәк. Алар исә кайдан килгәннәр, шунда кайтып китүне хуп күрәләр икән.
Читайте нас: