Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 15:45

Тайланд кәефен күтәрә алмаган

Австралия туристы Тайландта ял иткән вакытында әйберләрен һәм документларын югалткач, үз-үзенә кул салган.

Австралия туристы Тайландта ял иткән вакытында әйберләрен һәм документларын югалткач, үз-үзенә кул салган.


68 яшьлек Эдвард Падинг Тайландның Бурирам шәһәрендә урнашкан кунакханә номерында үлгән килеш табыла.


Ир якты дөнья белән хушлашыр алдыннан записка язган һәм аңа 3000 мең бат (якынча 6000сум) беркетеп калдырган. " Беркем дә гаепле түгел... Минем бар да яхшы..." - дип язылган була кәгазендә.


Аның белән соңгы тапкыр күрешкән 29 яшьлек кыз болай дигән:

- Паттай урамында гаиләм белән китеп барганда безгә ул очрады. Бик боек иде. Әйберләремне дә, документларымны да югалттым, дип зарланды, - дигән.


Тайландка ял итәргә килгән туристның башка җитди проблемалары булгандырмы, әллә чынлап та, әйберләрен югалтуны "күтәрә" алмагандырмы, ансы билгесез.
Читайте нас: