Кайнап суытылган 1 литрдан артыграк суга (1 литр+1 стакан). 1,5 аш кашыгы тоз салып кәбестәле банкага агызабыз. Өстен япмыйча 2 көн тотабыз. Бу вакыт аралыгында су банкадан агып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә банканы бер табакка утыртасы. Ташыган суын кире банкага саласы. Һәм ике көннән соң кәбестә тутырылган банкадагы суны кире агызып, 1,5 калак шикәр комы салып, кайнатып чыгарып һәм суытып, кире банкага салабыз. Мондый ысул белән тозланган кәбестәне бик яратып ашыйбыз.