Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 15:29

Кеше санын санаячаклар

2020 елда Русиядә халык исәбен цифрлы форматта алачаклар. Бу максатты әлеге эшне башкаручыларга 360 меңнән артык планшет таратачаклар.

2020 елда Русиядә халык исәбен цифрлы форматта алачаклар. Бу максатты әлеге эшне башкаручыларга 360 меңнән артык планшет таратачаклар.


2020 елның 1 октябренән 4 ноябренә кадәр бөтенрусия халык исәбен алу планлаштырыла. Халык исәбен кәгазъдә генә түгел, электрон вариантта да санаячаклар. Кешеләр интернетка кереп теркәлеп, сорауларга үзләре дә җавап бирә алачак. Моның өчен респондентка СНИЛС номерын гына язарга кирәк булачак. Интернет-халык исәбен алу 1 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр үтәчәк.


Мондый адымга барырга 2002 һәм 2010 елларда үткән халык исәбен алу этәргән: соңгысында гына 1 млннан артык кеше халык исәбен алучыларны өенә кертмәгән, 2,6 млн кеше исә бөтенләй өйдә булмаган.

Әлеге вакытта Русиядә 146 миллион чамасы кеше яши дип исәпләнә. Чара менә шушы санны тәгаенләү, русиялеләрнең үзләрен кайсы милләттән дип санауларын, урыс телен ни дәрәҗәдә белүләрен, ничегрәк көн күрүләрен, ничә чыганактан керем алуларын ачыклау максатында уздырыла.


Чыганак:

Фото:
Читайте нас: