Башкортстан статистика комитеты, өлкәннәр көне уңаеннан, төбәктә 90 яшьтән узган 17,5 мең кеше яшәве хакында белдерде.
1 октябрьгә, Республикада 60 яшьтән өлкәнрәк, 822 мең кеше яшәве билгеле булды. Ә 75 яшьтән 89 яшькәчә, 222 мең кеше теркәлгән. Өлкән яшьтәгеләр саны, җенес буенча, бик нык аерыла. Мәсәлән, 60 яшьтән өлкән 1000 ир-атка, 1709 хатын кыз туры килә.