Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2019, 00:14

13,5 тонна алтын табылган

Кытай полициясе, Ганьчжоу шәһәренең элеккеге меры Чжан ЦИ йортында, 13,5 тонна алтын тапкан.

Кытай полициясе, Ганьчжоу шәһәренең элеккеге меры Чжан ЦИ йортында, 13,5 тонна алтын тапкан.
Алтыннан тыш, шәһәр башлыгының миллионнар доллар белән исәпләнгән кәгазь акчалары да табылган. Аның меңнәрчә метр күчемсез милке һәм фатирлары булуы да ачыкланган. Алтынны, кәгазь акчаларны, кыйммәтле картиналарны, борынгы антиквариат әйберләрне берничә хәрби йөк машинасына төяп чыгарганнар.
Читайте нас: