Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 17:40

Радий Хәбиров: “Халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык арасында җылылык өчен яңача – “1/8 алымы буенча - түли башлауга күчү турында ныклы аңлату компаниясе үткәрергә кушты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров халык арасында җылылык өчен яңача – “1/8 алымы буенча - түли башлауга күчү турында ныклы аңлату компаниясе үткәрергә кушты.

Гәзитебез битләрендә җылыту сезоны башлану белән республика халкының җылылык өчен яңача түли башлаячагы турында язган идек инде. Ачыграк итеп әйткәндә, хәзер җылылык өчен елның 8 аенда түләячәкбез, 4 аенда – юк.

- Без хәзер сезнең белән җылылык өчен 1/8 алымы буенча түләүгә күчтек. Ике атна эчендә кешеләргә ачык һәм аңлаешлы итеп бу хакта аңлату мөһим, - диде республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров. – Эш арттыруда түгел, киресенчә, кешеләр җылыту сезонында түләячәк һәм ул тәмамлангач, түләүдән туктаячак”.

Төбәк башлыгы ассызыклап әйтүенчә, әлеге вакытта мәгълүмат чараларында “нәрсәдер арттыруыбыз турындагы теманы” куерту бара. Бу, иң беренче чиратта, республика халкына тиешле мәгълүмат җиткерелмәве турында сөйли.

“Шуңа игътибар итүегезне сорыйм. Халыкка моның чынлап та гадел булуын, безнең моңа озак әзерләнүебез турында аңлатырга кирәк”, - дип өстәде ул.

Җылыту чорында түләүгә күчү гомум йорт исәп приборлары күрсәткеченнән чыгып, кулланылган җылы өчен түләргә мөмкинлек бирә. Мондый приборлар куелмаган йортларда нормативлар буенча исәпләнә.

Башкортстанда яшәүчеләргә җылыту өчен яңа квитанцияләр октябрьдә таратыла. Исәп-хисап җылыту сезоны башланган көннән – 2019 елның 23 сентябреннән башлана.
Читайте нас: