Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 14:08

Миллиардлар отканнар да... аерылышканнар

Адәм баласының гомере, яшәү рәвеше бер минутта үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт моңа... күп акчалар сәбәпче була.

Адәм баласының гомере, яшәү рәвеше бер минутта үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт моңа... күп акчалар сәбәпче була.

Эдинбург шәһәрендә яшәүче гаилә пары 38 ел бергә никахта яшәгәннән соң лотереяга 13 миллиард сум акча откан һәм шуннан соң аерылышырга булган. Ышанасызмы, юкмы, аларның аерым яшисе килгән! Колин белән Кристин иске йортларын сатканнар. Ире дә, хатыны да һәрберсе үзенә аерым йорт сатып алган һәм күңелләренә охшаган эш белән шөгыльләнә башлаган.

Аерылышуларының тагын бер сәбәбе – 71 яшьлек Колин “Partick Thistle” шотланд футбол клубы белән мавыга башлаган. Ә 62 яшьлек хатыны Кристинны күбрәк хәйрия эшләре кызыксындырган. Бу гаилә парының ике баласы бар. Лотереяга күп акча отканнан соң алар откан сумманың бер өлешен файдалы эшләргә тотканнар: Колин, мәсәлән, 1 миллион фунт акчасын яраткан футбол клубына салган...

Әйткәндәй, 2012 елда Эдинбургта 148 миллион фунт акча откан икенче гаилә пары да шулай ук аерылышкан булган.
Читайте нас: