Өлкән кешеләр республика халкының 20,3 процентын тәшкил итә. Башкортстанда гомер озынлыгы уртача 72,06 ел. (Русиядә – 72,91). Бөтен дөньядагы кебек, бездә дә хатын-кызлар күбрәк: 2019 ел башында 60 яшьтән өлкәнрәк булган 518,8 мең хатын-кыз һәм 303,6 мең ир-ат көн күргән. Бу яшь категориясендә 1 мең иргә 1709 хатын-кыз туры килә. 60-74 яшьлекләр арасында аларның саны тигез булса, 75-89 яшьтә инде – 2558, 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бу сан – 4029.