Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 12:30

Бер чемодан ризык урлаганнар

Төркиянең Анталья курортындагы өч йолдызлы кунакханәдә яшәгән Русия туристлары кайтып киткәндә үзләре белән...бер чемодан ризык алып кайтып китәргә уйлаган.

Төркиянең Анталья курортындагы өч йолдызлы кунакханәдә яшәгән Русия туристлары кайтып киткәндә үзләре белән...бер чемодан ризык алып кайтып китәргә уйлаган.

Әмма уйлаган ниятләре барып чыкмаган: аларны кунакханә хезмәткәрләре тоткан.

НТВ каналы хәбәр итүенчә, туристлардан кунакханәдән чыгып барганда чемоданнарын ачып күрсәтүләрен сораганнар. Алар күп итеп су тутырылган шешәләр, җиләк-җимеш, иртәнге аш өчен ризыклар алганнар.


Кунакханә җитәкчелеге әйтүенчә, туристлар күп очракта юлламаларына “барсы да кергән” дигән сүзне дөрес аңламый. Бу юлы да туристлар “без барсы өчен дә түләдек” дигән уй белән эш иткән. “Күпме телиләр, шулкадәр ашасыннар, бер проблема да юк, әмма нигә ризыкны чемоданга төяп тә алып чыгып китәргә инде?” – диләр алар аптырап.

Читайте нас: