Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 17:29

Балконда шашлык пешерергә ярыймы?

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 октябрьдән балконнарда тәмәке тартуны тыюны раслады. Бу үзгәрешләр Хөкүмәтнең “Русия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен үзгәртү турындагы” карарына ярашлы гамәлгә керә.

Яңа нормаларга ярашлы, балконнарда, лоджияларда, йортларның торак бүлмәләрендә, тулай торакларда һәм кунакханәләрдә ачык ут белән файдалану тыела. Кыскача гына әйтсәң, балконда шашлык пешерергә яратучыларның кесәсенә штраф белән сугачаклар.

Үзгәрешләр хастаханәләргә дә кагыла: авыр хәлдәге пациентлар белән балалар беренче катта ятарга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу кагыйдәләрне бозучыларны административ, хәтта җинаять җаваплылыгы белән куркыта. Балконда тәмәке тартырга яратучыларга исә – 3, әгәр янгын чыгуның сәбәпчесе булсалар – 5 мең сумга кадәр штраф карала.
Читайте нас: