Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2019, 14:33

Аэродромга легендар герой исемен бирерләрме?

Башкортстанда “Первушин” аэродромына Муса Гәрәев исемен бирергә тәкъдим иттеләр.

Башкортстанда “Первушин” аэродромына Муса Гәрәев исемен бирергә тәкъдим иттеләр.
Башкортстанның Кушнаренко районында урнашкан “Первушин” аэродромына легендар летчик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең исемен бирергә тәкъдим иттеләр. “Кызыл таң” республика гәзите шундый башлангыч белән чыгыш ясады.
“Первушин” бәләкәй авиация аэродром комплексы Русиядә иң яхшы аэродромнардан санала, - ди Кушнаренко район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин. – Ул район һәм республика халкы өчен – зур горурлык. Яшь буынны илсөярлек рухында тәрбияләү эшендә аның роле бәяләп беткесез.

Аэродромга ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исеме бирелсә, без бик шат булыр идек. Бу – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан данлы тарихыбызга хөрмәт күрсәтү билгесе”.

Читайте нас: