Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2019, 16:24

“Комсомолка” мөхәррире киңәш итә

21-27 сентябрьдә Сочида узган "Вся Россия-2019" милли матбугат форумында барыбыз да яратып укыган "Комсомолка" баш мөхәррире Владимир Сунгоркин да чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә (21-27 сентябрьдә) Сочида барган «Вся Россия – 2019» журналистика форумында «Комсомольская правда” гәзитенең баш мөхәрррире Владимир Сунгоркин чыгыш ясады. Ул күтәргән тема -“Мәгълүмат алуда үзгәрешләр” дип аталды.


- Сер түгел, хәзер бөтен халык мәгълүматны Интернет аша алуга күчкәч, матбугатның басма версиясе бетү ягына таба бара. Чөнки тормыш бер төрле генә тормый, үзгәрә, укучыларыбыз да үзгәреп тора, - ди Сунгоркин. - Шуңа күрә, безгә хәзер кәгазь гәзиткә ябышып, карышып торуның файдасы юк. Хәтта никадәр популяр саналган “Комсомолка” да һәр ел саен 15% укучыларын югалта. Кая китә алар? Әлбәттә, социаль челтәрләргә. Безгә дә замана белән бергә атларга кирәк, халык кайда – без дә шунда булырга тиеш, - ди ул.


“Комсомолка”ның баш мөхәррире ничек итеп укучыларны үзеңә җәлеп итүнең яңа алымнары һәм серләре белән дә бүлеште.


- Аудиторияне зурайту һәм киңәйтү өчен электрон версияне яңартырга, камилләштерергә, функцияләрне арттырырга кирәк, - диде ул. Гадәти язмалардан тыш, видеосюжетларга, аудиоязмаларга урын бирү отышлы булуын ассызыклады. Баш мөхәррирләргә таләпләр – хәбәрләрне үз аудиторияңә туры килгән форматта бирү һәм вакыйгаларны тиз вакыт эчендә яктырта бару мөһим, - диде.
Читайте нас: