Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 12:16

Сочида да салкын...

Җәен Кара диңгез буенда аяк басарга да урын булмый. Шуңа күрә кемдер ялын сентябрь, хәтта октябрь аена калдырырга ярата...

Җәен Кара диңгез буенда аяк басарга да урын булмый. Шуңа күрә кемдер ялын сентябрь, хәтта октябрь аена калдырырга ярата...

Быел да кайсыбер танышларыбыз әлеге вакытта Сочида ял итә. Ләкин 2019 елның көзе хәтта бу субтропик шәһәрдә дә, башка еллардан аермалы буларак, салкынча тора икән. Мәсәлән, 21 сентябрьдә барып җиткән туганнарыбызны нибары +18 градус җылылык каршы алган. “Диңгездә кемнәрдер су коена, әлбәттә, ләкин безнең өчен су салкынрак”,- дип шалтыратты алар.

22 сентябрьдә исә Сочида соңгы 125 ел эчендә иң салкын температура теркәлгән: градусник нибары +7,+8 градус кына җылылык күрсәткән. Бу рекордлы 1894 ел белән чагыштырганда 1,2 градуска салкынрак дигән сүз.


Циклон төньяк-көнчыгышка табан борылып, инде Кара диңгез буенда да җылыта төшкән, тик иртәгә һава торышы тагын да “сюрпризлар” әзерләмәс дип кем әйтә ала?

Читайте нас: