Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 16:53

Ни өчен финанс пирамидалары бетмәячәк?

Беркөнне танышым белән бәхәсләшеп киттек. Мин әйтәм, кешеләрне алдаучы финанс пирамидалары белән даими көрәш алып баралар, ул күптән бетте инде. Ә танышым көлде генә. Аныңча, финанс пирамидалары бервакытта да бетмәячәк. Чөнки алдаучылар әледән-әле законны читләтеп үтә торган юлларны табалар. Кем хаклы?

Беркөнне танышым белән бәхәсләшеп киттек. Мин әйтәм, кешеләрне алдаучы финанс пирамидалары белән даими көрәш алып баралар, ул күптән бетте инде. Ә танышым көлде генә. Аныңча, финанс пирамидалары бервакытта да бетмәячәк. Чөнки алдаучылар әледән-әле законны читләтеп үтә торган юлларны табалар. Кем хаклы?

Әйе, финанс пирамидалары белән даими көрәш алып барыла, бу җәһәттән сез хаклы. Ләкин алар киләчәктә бетәрме, монысы хокук саклау органнарының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Ә әлегә Башкортстанда беренче яртыеллыкта “финанс пирамидасы” билгеләре булган 10 компания ачыкланган, дип хәбәр итә БР буенча Милли банкның матбугат хезмәте.

Бу компанияләр кулланучылар кооперативы һәм җаваплылыгы чикләнгән оешмалар рәвешендә эш иткән. Кайсыберләре тулы бер төркемнәр хасил иткән, аларны бер үк кешеләр оештырган. Бу компанияләр финанс эшчәнлеге алып бару белән бергә югары керем, я торак, я автомобильләр вәгъдә итеп, пирамидага җәлеп ителгәннәрнең акчаларын файдаланганнар.

“Заем алыр алдыннан компаниянең законлы статусы бармы, шуны тикшерергә кирәк, - дип бу җәһәттән киңәш бирә Милли банкның Башкортстан буенча управляющие Марат Кашапов. – Әгәр компания кредит оешмалары, финанс базарында катнашучылар исемлегендә юк икән, ул легаль булмаган оешма. Без мондый субъектлар турында Русия Банкына хәбәр итәргә киңәш итәбез. Моны банкның рәсми сайтының “Интернет-приемная” бүлеге аша эшләргә була”.

Моннан тыш, беренче яртыеллыкта Русиянең Үзәк Банкы Башкортстан территориясендә теркәлгән һәм финанс базарында законсыз эшчәнлек алып барган 36 оешманы ачыклаган. Алар хакында барлык мәгълүмат хокук саклау органнарына тапшырылган. Компанияләрнең күпчелеге, хокуклары булмаса да гражданнарга кулланучы кредитлары бирү белән шөгыльләнгән. Күпләре микрофинанс оешмасы яки ломбард битлеге астында эшләгән.
Читайте нас: