Башгидромет хәбәр итүенчә, салкынча һава торышы республикада әлегә сакланып килә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 25 сентябрьдә Башкортстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аязучан.
Урыны белән явым-төшем дә фаразлана: кар катыш яңгыр явачак,иртән юлларның аерым участокларында бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 8-13 метр тизлек белән исәчәк.
Көндез һава температурасының 4тән алып 9 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Шулай, җәмәгать, төрле еллар килә, күрәсең. Быел плащ киеп йөри алмадык, турыга калын курткаларга күчәргә туры килде. Тышта салкын булса да, күңелләрегездә җылы булсын!