Әкренрәк темплар белән булса да, республикада алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителеп килә. Октябрь азагында, мәсәлән, “Миловка паркы”ннан фатир сатып алган гаиләләр – барлыгы 400 алданган өлешче – фатир ачкычы алачак. БР төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәдуллин Башкортстан Хөкүмәтендә “Төзелеш сәгате” форматында үткән киңәшмәдә әйтүенчә, “Миловка паркы” комплексы территориясендә алты йорт төзелә.