Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2019, 02:15

Безгә югары бәя бирделәр

Сочида узган "Вся Россия - 2019" форумында Русиянең иң яхшы 5 этник басмасы конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Шушы көннәрдә (21-27 сентябрьдә) Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә.

Бүген форум кысаларында узган "Милли матбугат көне"ндә безнең республика матбугатының да презентациясе булды.


Аны Башкортстанның матбугат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов ачты. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, РФ Журналистлар союзы рәисе Владимир Соловьев бүгенге Башкортстан матбугатына югары бәя бирде.


Шушында ук Русиянең иң яхшы 5 этник басмасы конкурсының быелгы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында безнең басмаларның да булуы куанычлы иде. "Башкортостан кызы", "Аманат" журналлары, "Башкортостан” гәзите дипломнар белән бүләкләнде.
Читайте нас: