Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 17:03

Яши дә соң кайбер этләр!

Яраткан этләре үрчем китерәчәген белгәч, хуҗалары бүләк ясарга булган.

Яраткан этләре үрчем китерәчәген белгәч, хуҗалары бүләк ясарга булган.

Бәхетле мизгелләрне төшереп алыр өчен һәр кешенең телефонында камера бар. Моннан тыш, профессиональ фотоаппарат сатып алучылар да шактый. Әмма аеруча истәлекле мизгелләрне мәңгеләштерү максатыннан фотографка мөрәҗәгать итәләр. Бик очсыз түгел мондый галәмәт. Шуңа күрә күпләр туй, юбилей, туган көн я булмаса бәби көткәндә генә оештыра ала фотосессияне.


АКШның Техас штатында яшәүче Кристал Канион да булачак әти-әнине фотога төшерү үтенече белән фотографка мөрәҗәгать иткән. Ханымның “булачак әти-әни” дигәннәре Козетта белән Бордо кушаматлы француз бульдоглары булып чыккан. Яраткан этләре үрчем китерәчәген белгәч, хуҗаның аларга нинди дә булса үзенчәлекле бүләк ясыйсы килгән, имеш...


Читайте нас: