Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 22:56

Сочида - "Милли матбугат көне"

Шушы көннәрдә (21-27 сентябрьдә) Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә.

Шушы көннәрдә (21-27 сентябрьдә) Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә.


Анда “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов та катнаша. Форумда үткән вакыйгалар белән укучыларыбызны таныштырып торабыз.

Ул бүген үткән чара хакындагы тәэссоратлары белән уртаклашты:


"Бүген журналистларның Сочида үткән бөтенрусия форумында "Милли матбугат көне" булды. Беренчеләрдән булып якутлар чыгыш ясады. Алардан соң, осетиннарның, чеченнарның презентациясе үтте. Алар үзләренең матбугаты турында сөйләделәр. Кавказ халкы үзенә хас стиле белән чыгыш ясады: җырчылар, биючеләр алып килеп, презентацияләре дәртле җыр-моң астында барды. Чара бик фәһемле һәм күңелле үтте. Тиздән безнең матбугат вәкилләренә дә сүз биреләчәк. Яңа хәбәрләрне укучыларыбызга янә җиткереп торырбыз".

Читайте нас: