Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 16:52

Кемдә нәрсә кайгысы...

Хатыны тулгак газаплары кичергәндә ире язу тотып каршында басып торган.

Хатыны тулгак газаплары кичергәндә ире язу тотып каршында басып торган.

Хатыны бәбиләгәндә ирләрнең янәшәдә булуы гадәти күренеш. Кем ничек булдыра ала, шулай дәрт һәм көч биреп тора бу вакытта. Мәсәлән, АКШның Джорджия штатында яшәүче Кендалл Кейвер озакка сузылган тулгак вакытында хәләл җефетенең хәлен җиңеләйтер өчен махсус альбом эшләгән. Һәр битенә тормыш иптәше Жасмин белән кичергән шатлыклы һәм истәлекле вакыйгалар турында язган ул. Һәм булачак әнинең каршына басып, җайлап кына битләрен ача-ача укытып торган. Сүз арасында хәләл җефетенә дөрес тын алырга кирәклеген, озакламый бәхетле әни булачагын да әйтергә онытмаган.


Әлбәттә, ул сүзләрне Кендалл телдән генә дә әйтә алгандыр. Тик ул очракта интернет киңлекләрендә танылып калу мөмкинлегеннән колак кагар иде, мөгаен... Ә болай ирнең бу кыланышына комментарийлар биреп, күпме кеше “афарин!” яудырган да күпмесе сүгеп ташлаган! Иң мөһиме, игътибар үзәгенә алган бит! Әйе, кемдә нәрсә кайгысы инде...
Читайте нас: