Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 10:38

Синоптиклар быел кыш ничек килүен әйтте

Озайлы фаразлар сирәк кенә чынга туры килсә дә, синоптиклар быел кыш ничек киләчәген әйткән.

Озайлы фаразлар сирәк кенә чынга туры килсә дә, синоптиклар быел кыш ничек киләчәген әйткән.


Алар сүзләренә ышансак, быел кышын зәмһәрир салкыннар, карлы бураннар һәм экстремаль һава температураларын көтәргә кирәкми. Һава температурасы норма тирәсендә булачак, дип хәбәр ителә Росгидрометцентрның якындагы 6 айга булган фаразларында.
Мәсәлән, октябрьдә республикада һава температурасы уртача 3,3 градус тәшкил итәчәк. Ноябрьдә – 4,2 градус салкын, декабрьдә -10,8 градус салкын булуы көтелә. 2020 елның гыйнварында бу сан – 14,8 градус тәшкил итәчәк, февральдә – 13,3 градус салкын, мартта – 6 градус салкын булачак. Бу саннар башка еллардагы климатик нормадан берникадәр югарырак дип билгелиләр синоптиклар.
Бу атнада ук алар кар вәгъдә итә. Узган атнаның ялларында, мәсәлән, Әбҗәлилдә беренче кар явып узды инде. Атна дәвамында һава торышы шушылайрак булачак, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә термометр баганалары урыны-урыны белән 0дән түбән төшәчәк.


Читайте нас: