Гөмбәләрне башта 3-4 сәгать салкын суда тотабыз. Аннан яхшылап чистартабыз, салкын су астында юабыз. Өстенә су агызып, утка куябыз. Кайнап чыккач, суын түгеп, тагы чиста су салып, 30-40 минут пешерәбез. Сөзгечтән сөзеп, югарыда бирелгән тәмләткечләрне салабыз. Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып, салкынга куябыз.