Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 22:23

“Мәгълүмат чаралары һәм власть” – Леонид Левин журналистлар сорауларына җавап бирде

21-27 сентябрьдә Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә.

21-27 сентябрьдә Сочида «Вся Россия – 2019» журналистика форумы үтә.

Анда “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов та катнаша.

Ул бүген Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә буенча комитет рәисе Леонид Левин үткәргән “Мәгълүмат чаралары һәм власть” дип аталган семинар хакында тәфсилләп сөйләде:


- Бүгенге көндә “Мәгълүмат чаралары һәм власть” темасы бик актуаль, чөнки власть белән киң мәгълүмат чаралары арасында аңлашылмаучанлыклар, проблемалар җитәрлек. Хәл итәсе мәсьәләләр дә шактый. Интернет технологияләре актив үсешсә дә, дәүләт басма матбугатка ныграк ышаныч белдерә. Чөнки һәркем шәхси сайтын булдырып, теләсә нинди чынга да туры килмәгән нәрсәләр язарга мөмкин. Ә басма матбугат тикшерелмәгән мәгълүматны, фейкларны үз битләрендә бастырмый.


Левин соңгы арада чыккан законнарга тукталып китте. Ниһаять, кайнар нокталарда эшләгән журналистларны яклый торган закон кабул ителгән.

Дәүләт тарафыннан киң мәгълүмат чараларына күрсәтелгән ярдәм хакында да сөйләде Леонид Левин. 2019 елда, мәсәлән, шактый күп субсидияләр бирелгән.


Яңарак кына кабул ителгән яла ягуга бәйле закон турында әңгәмә бәхәсләр тудырды. Чөнки “журналист яла якты” дип, күп кенә урыннарда судка нигезсез шикаятьләр артып киткән. Хәтта суд, чиновниклар ягына басып, журналистларны нахакка гаепләп, штрафка тарттырган очраклар да булган. Левин әйтүенчә, бу алай булырга тиеш түгел. Әгәр журналист чиновникны мыскыл итсә, аның шәхси тормышына кагылса, тупас сүзләр язып чыкса, бу очракта судның чиновник ягынада булуы аңлашыла. Әмма ләкин чиновникның эшчәнлеге тикшерелгәндә яки аның хаталары турында язганда – бу очракта “нахак” дигән сүзне кулланып булмый.


Гәзитләрдәге, телевидениедәге маркировка буенча да бәхәсле моментлар күп булуын сөйләде Л.Левин. Чөнки маркировка дөрес куелмады дип Роскомнадзор редакцияләрне еш кына штрафка тарттыра икән. Бу мәсьәлә шулай ук кискен.
Читайте нас: