Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 19:32

Хатының Америкадан булса...

Юрий Маленченконы космонавтлар әзерләүче үзәк начальнигының беренче урынбасары итеп тәгаенләүдән баш тартканнар. Сәбәбе – хатыны АКШ гражданкасы.

Юрий Маленченконы космонавтлар әзерләүче үзәк начальнигының беренче урынбасары итеп тәгаенләүдән баш тартканнар. Сәбәбе – хатыны АКШ гражданкасы.


Екатерина Дмитриева белән Маленченко 2003 елда никахларын рәсмиләштерәләр. Екатерина бер үк вакытта Русия һәм АКШ гражданкасы булып тора. Алар тарихта беренче булып космоста туй үткәрәләр. Кәләш – Хьюстонда очышлар белән идарә итү үзәгендә, кияү исә халыкара космик станциядә булганда аларны ир белән хатын дип игълан итәләр. Маленченко исеменнән документларга юрист кул куя.

Маленченконың урынбасар булырга кандидатурасын хәвефсезлек хезмәте үткәрмәгән. Чөнки бу вазифадагы кеше серле мәгълүматлар белән эшли.

Маленченко 1961 елда Украинада Кировоград өлкәсендә дөньяга килгән. Өченче класслы хәрби очучы, аның исәбендә 830 сәгать очышлар һәм 150 тапкыр парашют белән сикерү. 1987 елда космонавтлар отрядына кертелгән. Барлыгы 827 тәүлеккә сузылган алты космик очышка чыга, бу күрсәткечләре белән космонавтлар рейтингында икенче урында тора.
Читайте нас: