Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Мәскәү янында авариягә очраган самолетны кукуруз басуына төшереп утырта алган “Урал авиалинияләре” экипаж әгъзаларына фатир ачкычлары тапшырган.
“Без бу вакыйганы тантаналы билгеләп үтәргә булдык”, - дигән губернатор Екатеринбург шәһәрендә Конгресс-холлда бокс буенча дөнья чемпионаты ябылу тантанасында. Анда экипаж әгъзаларын да чакырган булганнар.
Пилотлар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин, шулай ук бортпроводниклар Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева, Яна Ягодинага яңа фатир ачкычлары тапшырылган.
Моңардан тыш “Роскосмос” җитәкчесе Дмитрий Рогозин аларны 25 сентябрьдә “Байконур” космодромына “Союз-ФГ” ракетасының “Союз МС-15” корабле белән стартын карап торырга чакырган.
“Урал авиалинияләре”нең бу экипажы 15 августта Мәскәү-Симферопольгә очкан самолетны аварияле утыртып танылды. 226 пассажирның 41е балалар булган. 16 августта РФ Президенты Владимир Путин пилотларга Русия Герое исеме, экипаж әгъзаларына “Батырлык” ордены бирү турындагы карарга кул куйды.