Кичә Әбҗәлил районында кар яуган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үзенең социаль челтәрләренә селфи төшереп, пост язган. Башкортстанга акрынлап кыш якынлаша”, - дип яза ул.
Алдагы атнада да кар явуы мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. Аларның фаразларынча, яллардан соң һава температурасы тагы түбәнәюе ихтимал. Термометр баганалары көндез +8, +9, төнлә +3,+4 градускача тушәчәк. Урыны белән 0 градустан түбән.
Мәсәлән, бүген кайсыбер районнарда кырау төшкән иде.