Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2019, 02:37

Канададагы Ниагара шарлавыгы Башкортстан флагы төсләренә керәчәк

Шарлавык яшел, ак һәм зәңгәрсу төсләргә керәчәк.

11 октябрьдә, Республика көнендә Канададагы Ниагара шарлавыгы Башкортстан флагы төсләренә керәчәк. Бу хакта «Канада башкортлары корылтае» җәмәгать оешмасы хәбәр итә.

Оешманың Инстаграм битендә хәбәр ителүенчә, урындагы вакыт буенча 22.00 сәгатьтә (Уфа вакыты белән 12 октябрьдә 7.00 сәгатьтә) шарлавык яшел, ак һәм зәңгәрсу төсләргә керәчәк.

Акцияне оештыру башлангычы белән «Канада башкортлары корылтае»на нигез салучы Фәридә Самерханова чыккан.

«Канада башкортлары корылтае» - халык мәдәниятен һәм традицияләрен саклау өчен башкорт, татар һәм башка милләт вәкилләрен берләштергән җәмәгать оешмасы.


Читайте нас: