Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 03:42

Сенаторларга – дәүләт бүләкләре

РФ Президенты Владимир Путин Федерация Советының берничә әгъзасын дәүләт бүләге белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган.

РФ Президенты Владимир Путин Федерация Советының берничә әгъзасын дәүләт бүләге белән бүләкләү турындагы карарга кул куйган.


Рәсми интернет-порталда чыккан документка ярашлы, сенатор Николай Рыжковка дәүләт һәм халык каршындагы аерым хезмәтләре өчен Русиянең Хезмәт Герое исеме бирелгән. Любовь Глебова, Олег Морозов, Виктор Озеров - Александр Невский ордены, Татьяна Гигель белән Сергей Лукин Дуслык ордены белән бүләкләнгән. II дәрәҗәдәге “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” медале сенатор Дмитрий Василенко, Алексей Кондратенко, Владимир Лаптев һәм Олег Цепкинга тапшырылган.
Алардан тыш, Дуслык орденына дәүләт тарих музее директоры Алексей Левыкин ия булган.

Президент карары белән Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты ректоры Владимир Малышев почет грамотасы белән бүләкләнгән.
Читайте нас: