Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 17:51

Берничек тә котылып булмаячак!..

Игътибар! Русия Федерациясендә гражданнардан бурычларын түләттерү системасы үзгәрә.

Игътибар! Русия Федерациясендә гражданнардан бурычларын түләттерү системасы үзгәрә.

Атап әйткәндә, җыелган бурычларны кайтару өчен судка кадәр барып җиткәнче 30 көн вакыт бирелә, ә Суд приставларының федераль хезмәте реестрына банкларны да, коллекторларны да кертәчәкләр.

Әлеге законны РФ Юстиция министрлыгы белән Суд приставларының федераль хезмәте берлектә эшли һәм ел ахырына кадәр Хөкүмәткә кертергә тиешләр. Документка ярашлы, кулына уведомление тапшырылган көннән алып 30 көн эчендә бурычлы кеше тиешле сумманы кайтармаса, бурычны түләттерүчегә судка мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Бу чара гражданнарның хокукларын якларга, суд тикшерүләрен киметергә тиеш, диләр. Белмим ничек булыр.. Ә менә физик шәхесләрдән бурычларын кайтарту белән шөгыльләнүче оешмаларны суд приставлары реестрына кертү аларга байтак мөмкинлекләр ача: бурычлы кешеләргә шалтырату, уведомлениеләр җибәрү, коллекторлар хезмәтен җәлеп итү һәм башкалар.

Шайтан колагы саңгырау булсын, коллекторлар белән мөгамәлә иткәнем булмаса да, бу юлларны укыгач бераз шүрләп куйдым. Чөнки коллекторлар бөтен халыкның котын алып бетерделәр бит. Исемлеккә кредит һәм микрофинанс оешмалары, ломбардлар, связь операторлары, торак- коммуналь хуҗалыкның идарә итүче компанияләре һәм башкалар да кертелә. Алар бурычлылар белән телефон аша сөйләшүнең аудио язмасын, ике арадагы язышуларны ким дигәндә 2 ел саклаячаклар. Бурычлыларга зыян салган өчен җаваплылыкларын страховкаларга тиешләр.

Белмим инде, бу яңалык белән кәефегезне кырмадым микән... Ләкин белеп тору файдалы, кем әйтмешли, кисәтелгән, димәк, коралланган дигән сүз.
Читайте нас: