Республикада һава торышы сизелерлек бозылды.
Синоптиклар фаразлавынча, бу ялларда салкын һава массаларының үтеп керүе һава температурасының түбәнәюенә китерәчәк.
Термометр баганалары көндез +8, +9, төнлә +3,+4 градуска кадәр төшәчәк.
Алдагы атнада һава торышы әллә ни үзгәрми, синоптиклар төнге сәгатьләрдә һава температурасының 0дән түбән төшүен искәртә. Урыны белән кар явачак.