Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 13:11

Яшьлектә аерылышканнар, картлар йортында очрашканнар

Любовь Николаевна һәм Анатолий Михайлович - яшьлекләрендә бер-берсен яратышып өйләнешкән, гаилә корган пар. Ләкин безгә билгесез сәбәпләре чыгып, аерылышканнар. Күп еллар бер-берсе турында берни белми яшәгәннәр.

Любовь Николаевна һәм Анатолий Михайлович - яшьлекләрендә бер-берсен яратышып өйләнешкән, гаилә корган пар. Ләкин безгә билгесез сәбәпләре чыгып, аерылышканнар. Күп еллар бер-берсе турында берни белми яшәгәннәр.

Ләкин дөнья гаҗәп бит ул! Моннан өч ел элек Анатолий Михайлович инсульт кичергән һәм картлар йортына эләккән. Үткән ел Любовь Михайловна да шундый ук хәлдә калган – инсульт һәм, кагыйдә буларак, интернат.

Аларны күрше бүлмәләргә урнаштырганнар, ләкин бу икәү бер-берсе турында белмәгән. Любовь Николаевнаның туганы интернат коридорында Анатолий Михайловичны очраклы рәвештә күргәч, бу хакта Люба апага әйтә.

Шул вакыттан алып нянечкалар бу парның ничек яңадан дуслашуын, мөнәсәбәтләрен җайга салуын күзәтеп торган. Баштагы мәлдә Любовь Николаевна элекке ире янына якын да килмәгән, әмма тегесе бик ныкыш булып чыккан: кичләрен озак итеп Люба янында утырган, йоклап киткәнче кулыннан сыйпаган...

...Һәм мәхәббәт кире кайткан. “Яшьләр” сәгатьләр буе сөйләшеп утырганнар, кулга-кул тотынышып саф һавада йөргәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, боларның күзләре очкынланып, яшәү мәгънәсе барлыкка килгән. Алар хәзер мәңге булырлар инде.
Читайте нас: