Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 03:07

Тарихны үзгәртү мөмкин түгел!

Владимир Путин Икенче бөтендөнья сугышы тарихын үзгәртеп карау мөмкин түгел, диде.

Владимир Путин Икенче бөтендөнья сугышы тарихын үзгәртеп карау мөмкин түгел, диде.


РФ Президенты бу хакта Мәскәүдә узган "Керен ха-Йесод" Бөтендөнья иганәчеләр конгрессында белдерде.

"Русия һәм Израиль позициясе бер - дөреслекне бозып карауга без каршы, фашизм һәм аның иярченнәренең сугыш нәтиҗәләрен икенче төрле үзгәртеп карау теләге бөтенләй була торган хәл түгел, дип белдерәбез.


Икенче бөтендөнья сугышы бездән никадәр ераклаша барса, безнең– дәүләт тарафыннан һәм шәхси җаваплылык шулкадәр арта бара. Аның ачы сабаклары һәм батырлыклар беркайчан да онытылырга тиеш түгел”, - диде В.Путин.


Ул сугыш нәтиҗәләрен үзгәртергә теләк белдерүчеләр табылгач, урамнарга чыгып, аңа каршылык белдерүчеләр дә яһүд оешмалары булды дип билгеләде.
Читайте нас: