Алмаларны һәм сливаларны төшләреннән арындырырга, кәстрүл төбенә бер стакан су салып, салмак утка 10 -15 минутка пешерергә куярга. Әлеге масса суынгач, иләктән сөзеп, шикәр комы өстәгәннән соң, 5 минут утка куеп алырга. Аннан такталарны үсемлек мае белән майлап, какны тигез итеп җәяргә, кояшка яки духовкага киптерергә куярга.