Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 17:49

Яшьләрчә сөйләшик, ахирәт

Әскапҗамал әбигә май ахырында шәһәрдән кунакка оныгы кайтты. 12 яшьлек Артур нәнәсендә бер ай кунак булып, июль башларында лагерьга китәргә тиеш иде. Оныгы өчен “ах” итеп торган карчык малайны көн саен авыл тәм-томнары – каймак, чәк-чәк, бәлешләр, гобәдияләр, кыстыбыйлар белән сыйлады. Үзе белән бергә урманга җиләк җыярга йөртте. Тау астындагы чишмәгә дә нәнәй белән онык бергә төштеләр.

Әскапҗамал әбигә май ахырында шәһәрдән кунакка оныгы кайтты. 12 яшьлек Артур нәнәсендә бер ай кунак булып, июль башларында лагерьга китәргә тиеш иде. Оныгы өчен “ах” итеп торган карчык малайны көн саен авыл тәм-томнары – каймак, чәк-чәк, бәлешләр, гобәдияләр, кыстыбыйлар белән сыйлады. Үзе белән бергә урманга җиләк җыярга йөртте. Тау астындагы чишмәгә дә нәнәй белән онык бергә төштеләр.


Артур шәһәр малаемын дип тормады, 72 яшьлек Әскапҗамал нәнәсенә кулыннан килгәнчә булышты, ишек алларын себерде, тавыкларга җим салды. Һәм иң кызыгы – нәнәсен шәһәр үсмерләре үзара сөйләшә торган заманча телгә өйрәтте. Карчыкка бу бик кызык тоелды. Гомер буена авылдашлары арасында уңганлыгы, гадел булуы, жор сүзлелеге белән абруй яулаган Әскапҗамалны өлкәннәр дә, яшьләр дә ярата. Оныгы да нәнәсенә охшаптыр, ахыры, шук-шаян булып үсеп килә.

...Шулай итеп, бер ай дигәндә әти-әнисе Артурны кайтып алып киттеләр. Хәзер бит авылда да өй саен кәрәзле телефон. Улы белән килене рәхәтләнеп сөйләшербез, дип әбигә дә ялтырап торган модалы кесә телефоны калдырдылар. И, и, рәхәтләнде бит шуңа Әскапҗамал! Оныгының хәлләрен белешә, мәктәптәге укуы белән кызыксына, үзе дә авыл яңалыкларын сөйләп ала.


Менә бүген дә үзеннән ике генә өй аша торган Гөлфизә ахирәте кереп, карчыклар кәнфитләп-баллап чәй эчәргә генә утырганнар иде, почмакта торган сервант эченнән кемдер калын ир-ат тавышы белән “Эй, бабуся! Что там делаешь? Трубку возьми!” дип кычкырып җибәрде. Гөлфизә карчык куркышыннан кулына алган чәшкесен кайнар чәе белән бергә итәгенә төшереп җибәрде.

- Ләхәүлә! Ләхәүлә! Әскап ахирәт, кем ул?! Беттек, болай булгач! – дип чәрелдәде күршесе. Әскапҗамал әби исә сыннары катып көлеп җибәрде:

- Курыкма, күрше, телефон бит ул, сутывый. Бик сагынсаң, Артик оныгың белән сөйләшерсең, дип улым белән киленем калдырып киттеләр. Әле менә шул оныгым шалтырата.

- Нинды сутывый тагы? Нинди Артик ?

- Артик, Артур, оныгым ул минем. Ай буе миндә кунакта булды бит, хәтерләмисеңмени? Хәзер үзе белән сөйләшеп алам. Ә син менә шушы чәйне эчә тор. Әтү куркуыңнан бигрәк шыр җибәрдең...

- Әлееүүү! Улым, Артурик, мин әле бу, нәнәң. Рәхмәт, балам, онытмавыңа. Әле менә Гөлфизә әбиең белән баллап-майлап чәй эчеп, кайф тотып утыра идек, сез калдырган телефонның супер-пупер тавышын ишетеп, ахирәтем тоякларын ташлый язды. Әйе, әйе, нәкъ шулай. Ни хәлләрең бар, йөрәк маем? Шнурокларың стакандамы? Бәй, шулаймыни? Кайчаннан алып мамаңны колбасит итә дисең ул зәхмәт? Мәтрүшка кайнатып эчәргә кирәк тә бит, кем аркылы җибәрергә инде аны...Үзең матаныңа йөрисеңме соң, улым? Берүк йөри күр инде, дәресләреңне калдырма, юкса дирюгаң үзеңне тиргәр. Карале, Артик балам, теге дус чувихаң белән аралашасызмы соң? Кеше баласын рәнҗетә күрмә, балам, берүк ипләп йөрегез. Монда ни, улым, хәлләр бер көйгә генә, зарланырлык түгел. Кичә башкаладан әртистләр килеп, бик матур тамаша күрсәтеп киттеләр. Без Гөлфизә әбиең белән тамашадан соң кайтып киттек, яшьләр дискачка калдылар. Аларның ни, көн саен тусяк инде. Яшь вакытта яшьләрчә кыланып калсыннар. Ярар, алтыным, исән-сау булып тор. Нәнәңне онытмавыңа рәхмәт. Тагын шылтыратышырбыз әле. Шнурокларыңа сәлам әйт. Пока, Артик, пока, наныем.

Оныгы белән сөйләшеп беткәч, Әскапҗамал ахирәтенә карады. Тегесе исә ачкан авызын ябалмыйча, кулындагы чәен кыйшайтып тотып, акрын гына идәнгә агызып утыра иде.


- Әскапҗама-а-а-л-л, ни сөйлисең син? Бер сүзеңне дә аңламадымчы. Без синең белән нәрсә тотып утырабыз дидең у-у-ул? Тотмаганга, тьфү-тьфү, илле еллап бит инде. Яшь вакытта да ул кыяферне бик тотмадык. Аннары кемгә сәлам әйтергә куштың әле – ыш-ну-рок-лар-гамы? Хәзер аяк-киемнәренә дә сәлам әйтәләрмени? Без яшь чакта егетләрдән сәлам алгалый идек алуын.

- И, и, ахирәт, - Әскапҗамал түти ихлас итеп елмаеп җибәрде, - дөньядан артта калырга ярыймы соң! Хәзер бит яшь-җилкенчәк шулай сойләшә. Аларның үз телләрендә аңлашмасаң, бер праблиманы да хәл итеп булмый. Менә мин оныгымнан “Шнурокларың стакандамы?” дип сорыйм. Ул “Әти-әниеңнәр өйдәме?” дигән сүз була, ахирәт. Киленем авырып киткән бит әле менә, колбасит итә, ди әнә Артур. Хәзер менә яраткан киленемә шифалы үләннәр, мәтрүшкә җибәрергә кирәк булыр.


- Ә дискачлары, пусяклары нәрсә була тагын?

- Пусяк түгел, Гөлфизәкәем, тусяк. Яшьләрнең бергә җыелышып күңел ачулары, җырлаулары-биюләре – “дискач” , ә бергә җыелып ләчтит сатулары “тусяк” була. Аңладыңмы?

- Аңладым, Әскапкаем, аңладым. Ярар, рәхмәт тәмле чәеңә, кайтыйм әле мин. Болай да озакладым.

Чәйгә манчылган юеш күлмәк итәкләрен тотып, чыгу җаена барган Гөлфизә карчык ишек төбендә туктап калды.

- Карале, Әскап ахирәт, син кичкәрәк килеп чык әле миңа.

- Нигә тагын?

- Бәлеш куям бүген кичкә. Бәлешләп чәй эчеп, кайф тотып, тусяк ясап утырырбыз. Кызып китсәк, яшь чакларны искә төшереп, бәлки, дискач та ясап ташларбыз. Киләсеңме?

- Киләм, Гөлфизәкәем, киләм. Килми буламы соң!

Ахирәтләр өй яңгыратып кеткелдәп көлеп җибәрделәр. Бу минутта алар бик сөйкемле иделәр.
Читайте нас: