Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 22:45

Японнар дельфиннарны кыра

Бу атнада Япония балыкчылык сәнәгате дөнья океаны һәм диңгезләрдәге иң акыллы балыкларны күпләп аулый башлаган.

Бу атнада Япония балыкчылык сәнәгате дөнья океаны һәм диңгезләрдәге иң акыллы балыкларны күпләп аулый башлаган.


Бу ау ярты ел дәвамында алып барыла. Балык аулаучылар дельфиннарны ерткычларча зур ятьмәләр белән бухтага ябалар. Шулай итеп, аларга 1500 дельфин ауларга рөхсәт бирелә. Ятьмәләрене озак вакытлар алмый тору нәтиҗәсендә йөзләгән балык һәлак була һәм сасып ята. 2019 елның 30 июненнән япон балыкчылары кит балыгын да күпләп аулый башлаган. Гәрчә аларны аулау дөньякүләм килешү нигезендә тыелса да. Менә шулай, җәмәгать, кемгәдер 30 сантиметрлы балык ауларга да ярамый, ә кемгәдер 30 метрлысын ауларга да мөмкин.


Читайте нас в