Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 17:34

Ирләр нидән җирәнә?

Хатын-кызлар ир-егетне үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмый: чәчен матурлый-буйый, бизәнә-төзәнә, гәүдә-сынын ыспай итәр өчен ул хәтта озайлы вакытлар диетада утырырга да әзер. Ниһаять, көчле зат буйсына: сөйгәненең гүзәллегенә соклана, яратып туя алмый башлый. Ләкин...Бергә яши башлагач үзенә дә, иренә дә игътибары кими кайсыберәүләрнең. Янәсе, үзенә кирәкле кешесен ул инде кулына эләктергән! Яратуы никадәр көчле булмасын, яраткан хатынындагы кайсыбер кыланышлар ирләрдә бизү, хәтта җирәнү тойгылары тудырырга мөмкин.

Хатын-кызлар ир-егетне үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмый: чәчен матурлый-буйый, бизәнә-төзәнә, гәүдә-сынын ыспай итәр өчен ул хәтта озайлы вакытлар диетада утырырга да әзер. Ниһаять, көчле зат буйсына: сөйгәненең гүзәллегенә соклана, яратып туя алмый башлый. Ләкин...

Бергә яши башлагач үзенә дә, иренә дә игътибары кими кайсыберәүләрнең. Янәсе, үзенә кирәкле кешесен ул инде кулына эләктергән! Яратуы никадәр көчле булмасын, яраткан хатынындагы кайсыбер кыланышлар ирләрдә бизү, хәтта җирәнү тойгылары тудырырга мөмкин.

*Күп ирләр сөйгәнендәге җыйнаксызлыкны бик тиз күреп ала. Һәм эшкә, кунакка бизәнеп-төзәнеп барган, ә йорт эчендә үзенең төс-кыяфәтенә төкереп караган хатыны җирәнү хисен уята.


*Иске, таплар ярылып яткан халат яки тезе чыккан чалбар киеп куйган, чәчләре таралмаган яки майланган хатынны бер ир дә сөенеп кочагына алмас.

*Кайсыбер ирләр аеруча хатынының кул һәм аяк тырнаклары тәрбияләнгән, матур, чагу төсле лакка буялган булуын ярата, алар хәтта хыялларында әнә шул кулларны ничек үбүләрен, яратып сыйпауларын күз алдына китерә. Аяклары тәрбияләнмәгән, тир исе килеп торган хатын-кыз да аларның гайрәтен чигерә.


*Сөйгәненең аяклары йонга батуын бөтенләй күтәрә алмый күп ирләр.

*Аштан чәч килеп чыгу. Моны эштән ачыгып кайткан ир дә тыныч кабул итә алмый, хәтта бу чәч бөртеге аның иң яраткан кешесенеке булса да...

Шулай ук чәчнең ваннада, урын-җирдә, көзге алдында һ.б. җирдә очравын да яратмый алар.

*Авыздан начар ис килү. Әлеге проблема аеруча үбешергә яратучыларда җирәнү хисе тудыра. сасы иснең ашказаны тракты авырулары яки кариес белән бәйле булуы мөмкин бит әле. Бу очракта инде табибка ашыгырга кала.

*Тәмәкегә үрелмә! Ирләрнең күбесе, үзләре тәмәке төтәтсә дә, “тәмәке савыты” белән үбешергә теләми.


*Начар сүзләрне кулланган хатын-кызны да яратмый алар. Үзләре сүгенгән хәлдә дә. Мондый кызны ничек туганнарың белән таныштырасың да, аның белән ничек яшәмәк кирәк, дип уйлый алар.

Санап үтелгән искәрмәләрнең кайсысы да булса һәр хатын-кызда очрарга мөмкин. Бүгеннән алып начар гадәтләрдән арынып, сөйгән кешеләребезне сөендереп яшик, хөрмәтле хатын-кызлар! Үзең үзгәрмичә торып, яраткан кешеңнән күпне таләп итеп булмый бит.
Читайте нас: