Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 22:28

Бурычың булса, өйдә утыр

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе “Бурычлы” операциясен башлады.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе “Бурычлы” операциясен башлады.


Бу операция ел дәвамында берничә тапкыр үткәрелә. Инспекторлар еш кына суд приставлары белән берлектә рейдка чыга. Суд приставлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны гына түгел, алимент түләмәүчеләрне, банк кредиты буенча бурычлыларны да ачыклый. Юл штрафын 60 көн эчендә түләмәүчеләр аны икеләтә күләмдә түләргә бурычлы. Ә 20 көн эчендә түләүчеләр, киресенчә, штрафның 50 процентын гына түли. Берничә штрафы түләнмәгән водительләрне 15 тәүлеккә ирекләреннән мәхрүм итү яисә 50 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итү дә кулланыла.


Читайте нас: