Ростов шәһәрендә ата-аналар тышкы кыяфәте өчен рус теле укытучысын эштән җибәрүне таләп итәләр. Аларны әлеге ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ул тырнакларын үстерә, аларга френч ясый, ягъни тырнак очларына лак белән ак сызыклар сыза, беркайчан да макияжсыз йөрми икән. Җитмәсә керфекләрен дә буйый ди.