Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2019, 23:47

Петросян да “ыштансыз калганмы”?

Евгений Петросянның үзенең ярдәмчесе Татьяна Брухуновага карата битараф түгеллеге хакында имеш-мимеш күптән таралган иде инде. Аның Елена Степаненко белән аерылышуына да нәкъ шул гыйшык-мыйшык хәлләре сәбәпче булды дип саныйлар.

Евгений Петросянның үзенең ярдәмчесе Татьяна Брухуновага карата битараф түгеллеге хакында имеш-мимеш күптән таралган иде инде. Аның Елена Степаненко белән аерылышуына да нәкъ шул гыйшык-мыйшык хәлләре сәбәпче булды дип саныйлар. Степаненко белән аерылышыр алдыннан үзенең мал-мөлкәтен сатирик нәкъ Брухунова исеменә күчергән. 280 млн сумлык 310 кв.метрлы VIP-торагын, Мәскәүдәге 12 фатирын, 275 млн сумлык 512 кв.метрлы йорт-музеен элеккеге хатынына бирмәс өчен сөяркәсе исеменә яздырган ул. Ә менә сөяркәсе ул мөлкәтне кире Евгений Вагановичка кайтарырга җыена микән соң? Ай-хай...
Озын өзеклектән соң “Петросян шоу” тапшыруының янә экраннарга кайтуы очраклы хәл түгелдер. Лаеклы ялында рәхәтләнеп ял итеп ятасы урынга 74 яшьлек артист бүген сәхнәдәш юмористлары белән бергә тамашачылар каршына чыга. Чыгыш ясау җиңел бирелми үзенә: тыны кысыла, хәле бетә.
Ә Татьяна Брухунова яңа проект башланыр алдыннан сәяхәткә чыгып киткән ди. Гомумән, Русиягә кайту аның исәбендә юктыр дип фаразлыйлар.
Борын-борын заманда түгел, әле яңа гына диярлек Армен Джигарханян яшь хатынның мәхәббәтен татып карады бит инде... Бер үк тырмага басарга чират торалармы соң бу артист бабайлар?
Читайте нас: