Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2019, 23:44

Муса Сираҗи белән хушлаштык

Башкорт һәм татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, Русия һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты Муса Сираҗи арабыздан китте. Аңа 80 яшь иде.

Муса Шәрәфетдин улы Сираҗетдинов 1939 елның 1 февралендә Туймазы районының Төпкилде авылында туган. Кандра урта мәктәбен тәмамлаганнан соң БДУда белем ала. “Кызыл таң” гәзитендә, Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир булып, БР язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшли. 1971-1973 елларда Башкорт дәүләт университетында укыта.

Иҗат эшенә студент елларында ук чума Муса Сираҗи. 1966 елда аның беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Әмма шигырьләр генә түгел, чәчмә әсәрләр дә, телевизион фильм сценарийлары да яза ул. Аның әсәрләре урыс, украин, казах, үзбәк, латыш, алман, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Аның сүзләренә язылган җырлар халык күңелендә үз урынын тапты.
Читайте нас: