Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 10:35

Владимир Путин Байкал хозурлыгын сакларга кушты

Русия лидеры Владимир Путин Бурятия, Забайкалье һәм Иркутск өлкәсе җитәкчелегенә Байкал табигать территориясенә туризмның тәэсир итү дәрәҗәсен бәяләргә, хокукый актларга тирә-як мөхиткә негатив тәэсир итүне киметүгә юнәлтәчәк үзгәрешләр кертергә кушкан.

Бу җәһәттән тиешле докладны 2020 елның 1 гыйнварына кадәр әзерләргә кушылган. Җаваплылар – Бурятия башлыгы Алексей Цыденов, Забайкалье губернаторы Александр Осипов һәм Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко.
Байкал табигать территориясе – Байкал күле һәм аның янындагы су саклау зонасы кергән территория.
Читайте нас: