Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 18:18

Иң тәмле шарлотка

Ял көннәрендә гаиләгезне шарлотка белән сыйлагыз!

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 йомырка, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода. Бер савытка 3 йомырканы сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз. Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була. Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак. Ашыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: