Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 17:26

Эчкечелек нишләтә...

Бу эчкечелек дигән бәла күпме кешенең җанына тигән? Бөекбританиядә дә аңардан качып котыла алмаганнар икән. Daily Mail матбугаты хәбәр итүенчә, 50 яшьлек Джонатан Даунтерны хатыны кибеткә киткәндә эчмәсен дип сарайга бикләп китә һәм кайтуына... иренең үле гәүдәсенә генә тап була.

Даунтер алкоголизм чире белән җәфаланган һәм хатынының үзен бикләп китүенә каршы килмәгән. Ул дәваланып та караган, әмма файдасы тимәгән. Хатыны кибеткә киткәч ул сарайда торган мотоциклны кабызган һәм аның төтененә тончыгып үлгән.

Кытайда исә бер картәти яңа туган оныгын шәраб белән сыйлаган: ярты сәгатьтән бала тын алудан туктаган. Тиз арада хастаханәгә барып җитү дә ярдәм итмәгән: табиблар берни эшли алмаган.

Читайте нас: