Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2019, 12:27

Әбиләр чуагы тәмам...

Иртәгә, 15 сентябрьдә, көндез һава температурасы әллә ни үзгәрми, әмма яңгырлар башлануы ихтимал, күк күкрәве көтелә.

Иртәгә, 15 сентябрьдә, көндез һава температурасы әллә ни үзгәрми, әмма яңгырлар башлануы ихтимал, күк күкрәве көтелә.

Яңа эш атнасы башлану белән әбиләр чуагы тәмамлана, төбәккә салкын һава торышы киләчәк. Коры һәм җылы һава торышы нибары бер атналап дәвам итте.

Республиканың күпчелек районнарында төрле дәрәҗәдәге яңгырлар көтелә. Һава температурасы көндез +12 +18 градуска кадәр төшәчәк. Алдагы атнада һава температурасы фоны 20 градустан түбән булачак дип кисәтә синоптиклар.

Шуңа күрә бәрәңгеләрегезне алып бетерегез, кадерле дуслар! Сибәләп торган яңгыр астында бәрәңге чүпләүләре ай-һай...
Читайте нас: