Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 14:49

Музыкаль сәлам (юмореска)

Өнсез-тынсыз калган авылдашларның кайберләре ашыга-ашыга суынып беткән чәйләрен йотып җибәрделәр, кайберләре башларын тотып идәнгә утырдылар: «Сасыкбайны хатыны белән дус-тату яши диләрме?! Ах, ишетәселеребез бар икән! Сасыкбай тәмле телле, имеш…Сасыкбай итагәтьле…»

Өнсез-тынсыз калган авылдашларның кайберләре ашыга-ашыга суынып беткән чәйләрен йотып җибәрделәр, кайберләре башларын тотып идәнгә утырдылар: «Сасыкбайны хатыны белән дус-тату яши диләрме?! Ах, ишетәселеребез бар икән! Сасыкбай тәмле телле, имеш…Сасыкбай итагәтьле…»


Тансыкбай картны авылдашлары, мулла кушкан тулы исеме белән атамыйча, Тансык дип кенә йөрттелер. Тансык карт гомере буе эшендә эленке-салынкы йөрде: башта, яшьрәк вакытка тракторга утырткан иделәр, эчеп тракторын сазга батыргач, маллар карарга куштылар. Бу эшен дә җиренә җиткереп башкарырга ашыкмады карт: кышкы озын төннәрнең берсендә караусыз калган ике яшь бозау туңып үлгәннән соң, эшеннән алдылар. Тансык карт үзе болай начар кеше түгел, әмма бабаебызның ике начар гадәте бар иде: беренчедән, эчәргә ярата.
Икенчедән, эчсә, бик яман итеп сүгенә. Шушы гадәтләре аркасында Тансык картның өендә дә еш кына тавыш-гауга чыгып торган. Бигрәк тә яшьрәк, дәрт-дарманы ташып торган чагында бабаебыз Бүләкбикә әбине бик нык рәнҗеткән дип сөйлиләр. «Ир суккан урын тәмугта янмый ул», дип әбине каккалап-суккалап та алган, имеш. Дөресе ничек булгандыр, әмма шул еш кына «шайтан» суын эчеп, начар исен аңкытып йөргән өчен авылдашлары үзенә шым гына Сасыкбай дигән кушамат тактылар.
Күрше-күләннәре Тансыкбайның башка сәеррәк якларына да күнегеп беттеләр: сәлам бирсәң, алганда ала, алмаганда юк. Я бөтенләй башын читкә борып үтеп китә. Өсте-башы да әллә ни мактанырлык түгел.
Менә шушы бабай Бүләкбикә әби белән ике кыз үстерде. Берсе кияүгә чыгып, бөтенләй чит илгә үк китеп барды, икенчесе ире, балалары белән Себердә төпләнде.
…Көннәрдән бер көнне, авыл көтүе кайтып, әбиләр-апалар сыерларын савып, чәй эчәргә генә утырган иделәр, йортлардагы радиоалгычлардан диктор ханымның музыкаль сәламнәр тыңларга чакыруы ишетелде. «Хөрмәтле радио тыңлаучыларыбыз, - дип чутылдады сандугач тавышлы диктор ханым. – Сезнең хатлар буенча төзелген музыкаль котлауларыбызны башлыйбыз. Радиоалгычлар янына Җиләкле авылының иң хөрмәтле, иң мөхтәрәм кешеләренең берсе Тансыкбай әфәнде Асылгуҗинны чакырабыз…»
- Тансыкбай әфәнде?! Нинди Тансыкбай?! Теге Сасыкбаймы?!
Авылдашлар ах итте! Ә Җиләкле авылының иң хөрмәтле кешесе үзе бу котлау сүзләрен ишетеп, телсез калды. Диктор ханымның балдай татлы теле исә авылдашларның хис-акылын томалый бирде: «Тансыкбай әфәнде гомере буе «Игенче» колхозында армый-талмый тырышып хезмәт иткән. Уңган, тырыш, зур җаваплылык хисе тоеп эшләгән Тансыкбай Гәрәевич авылдашлары арасында да абруйлы кеше икән. Ачык йөзле, тәмле телле, һәрбер кеше белән ягымлы итеп исәнләшеп китәргә күнеккән бу изге җан – гаиләсендә дә чын-чынлап яхшы хуҗа, итагәтьле ата. Тормыш иптәше Бүләкбикә ханым белән иңгә-иң терәшеп, кулга-кул тотынышып яшиләр, үзара шулкадәр дуслар, һаман да әле яшьлектәгечә мәхәббәт утында янып яшиләр…»
Өнсез-тынсыз калган авылдашларның кайберләре ашыга-ашыга суынып беткән чәйләрен йотып җибәрделәр, кайберләре башларын тотып идәнгә утырдылар: «Сасыкбайны хатыны белән дус-тату яши диләрме?! Ах, ишетәселеребез бар икән! Сасыкбай тәмле телле, имеш…Сасыкбай итагәтьле…»

Кырмыска оясыдай гөҗ килгән авыл халкы котлау сәламенең азаккы сүзләрен көч-хәл белән тыңлап бетерде. «Шулай итеп, дуслар, Җиләкле авылының иң хөрмәтле кешесе Тансыкбай Асылгуҗин өчен популяр җырчы Җәмигнур Ягафаров башкаруында «Дан сиңа, дан!» җырын тапшырабыз.
Хөрмәтле Тансыкбай әфәнде, сезне без, радио хезмәткәрләре дә, туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз: сәламәтлек, бәхетләр телибез».

Ул көнне авылдашларның күңел халәтен әйтеп-аңлатып кына бетерерлек булмады, барча халык бабаебызның котлавын тыңлап, бот чабып көлделәр, бу хәбәрне берсеннән икенчесенә йөреп, тәмләп-тәмләп сөйләделәр, ах-ух килделәр.
Ә иң гаҗәбе икенче көнне булды. Мәңге көтү куарга чыкмаган Тансыкбай карт таңнан капка төбенә чыгып, капкасын ачып, көтү килгәнне көтеп тора иде. Әле бер күршесенә, әле икенчесенә ягымлы итеп сәлам биргәннән соң, бидрәләрен тотып суга китте. Авыл икенче тапкыр ах итте. Ә тагын да унбиш минуттан бик пөхтә итеп киенгән түбәтәйле Тансыкбай, Бүләкбикәсен култыклап мәчет ягына юлланды.

Читайте нас: