Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 14:42

Медальле “Өмет” табибы”

Күпләр өчен якын киңәшче дә, сердәш тә булган “Өмет” гәзитенең дуслары гаять күп. Алар – безнең авторларыбыз, еллар дәвамында гәзитебез битләрендә төпле фикерләрен, акыллы киңәшләрен бирә баручы белгечләр. “Өмет” табибы” рубрикасын хәтсез еллар алып баручы яраткан докторыбыз, Башкортстанның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы Марат Сәетов – шундый ышанычлы, абруйлы дусларыбызның берсе. Шушы көннәрдә Марат Идият улы зур шатлыгы белән уртаклашты – ул Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан мәртәбәле бүләк – медальгә лаек булган.

Күпләр өчен якын киңәшче дә, сердәш тә булган “Өмет” гәзитенең дуслары гаять күп. Алар – безнең авторларыбыз, еллар дәвамында гәзитебез битләрендә төпле фикерләрен, акыллы киңәшләрен бирә баручы белгечләр. “Өмет” табибы” рубрикасын хәтсез еллар алып баручы яраткан докторыбыз, Башкортстанның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы Марат Сәетов – шундый ышанычлы, абруйлы дусларыбызның берсе. Шушы көннәрдә Марат Идият улы зур шатлыгы белән уртаклашты – ул Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан мәртәбәле бүләк – медальгә лаек булган.


Марат Идият улы Сәетов төрле вакыйгаларга бай, шул ук вакытта зур хөрмәткә лаек гомер юлы үткән. Ул Миякә районының күркәм табигатьле Өршәкбаш-Карамалы авылында туып-үскән. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын 4 курсында укыганда ук Уфаның ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер булып башлаган. Солдат хезмәтен дә Марат Идият улы хәрби табиб буларак үткән.


Чын табиб буласың килсә, авыл җирендә эшләп кара, диләр бит. Дөрес сүзләр. Марат Идият улы авыл табибы булып эшләүнең, авыл тормышының нечкәлекләрен үз башыннан кичергән кеше: 5 ел дәвамында армый-талмый Тәтешле районының Бигәнәй участок дәваханәсендә кешеләрнең сәламәтлеге сагында торган ул.


Тырыш, җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы табиб төрле елларда Тәтешле, Миякә районнарында - баш табиб, ә 1996-2008 елларда Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә баш табибның амбулатор-поликлиника хезмәте буенча урынбасары булын эшли.


Хаклы ялда булса да, Марат Идият улы бүген дә яраткан эшеннән аерылмый. Бүгенге көндә ул икенче туган йортына әверелгән Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә консультатив поликлиниканың медицина статистикасы мөдире вазифасын башкара.


Яхшы табиб кына түгел, искиткеч кешелекле, кечелекле, тормышка – туган ягына, табигатькә, урман-кырларга, әдәбиятка һәм музыкага гашыйк нечкә күңелле кеше ул Марат абый. Сәләтле кеше – бар яклап та сәләтле, диләр. Марат Идият улы, табиблык эшеннән тыш, гомер буе язучылык эше белән мавыга. Хисләргә бай күңеле һәрвакыт кулына каләм алырга, уй-тойгыларын, кичерешләрен, күргән-белгәннәрен ак кәгазь битенә төшерергә омтылыш бирәдер, минемчә. Берничә әсәре “Агыйдел”, “Бельские просторы” журналларында дөнья күргән. 2010 елда ул “Шәҗәрә” номинациясендә “Бельские просторы” журналы лауреаты була. “Агач сәгать” китабын шәхсән үзе башкорт теленә тәрҗемә итеп, Урал аръягы һәм Миякә районы катапханәләренә бүләк иткән.


Без “Өмет” табибы” рубрикасын алып баручы яраткан докторыбыз Марат Идият улы Сәетовны шундый абруйлы бүләккә лаек булуы белән ихлас күңелдән тәбриклибез.


- Республиканың 100 еллыгы уңаеннан бу медальне Уфаның Киров районы хакимиятенә чакырып тапшырдылар. Минем белән бергә наградага шушы ук дәваханәдә эшләүче хезмәттәшем, өлкән рентген-лаборант Марина Детинина да лаек булды. Хөрмәт итеп, хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм, - ди абруйлы табиб.


Ә без исә Марат Идият улы Сәетовка имин көннәр, тән тазалыгы, җан тынычлыгы, тагын да озак еллар дәвамында кешеләр сәламәтлеге сагында торуын теләп калабыз.


Фотода: Башкортстанның атказанган табибы Марат Сәетов
Читайте нас: